Татарстанда "Коммерциясез оешманың һәм гавами хакимият органының - Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагының иң яхшы архивы" конкурсына йомгак ясалды. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы архивына бирелде.
Икенче урында - "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе" ДАССУ архивы, өченче урында - "Буа үзәк район хастаханәсе" ДАССУ архивы.
Исегезгә төшерик, "Коммерциясез оешманың һәм гавами хакимият органының - Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагының иң яхшы архивы" һәм "Коммерция оешмасының - Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагының иң яхшы архивы" конкурслары ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2018 елның 4 октябреннән 16 ноябренә кадәрге чорда уздырылган иде. Конкурслар ике этапта узды. Беренче этапта экспертлар урыннардагы саклык урыннарын бәяләде, икенче эш итеп конкурста катнашучылар жюри әгъзалары каршысында үзләренең проектларын якларга тиеш иде, жюри составында ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, депутатлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.