Бүген Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ директорлар советы вәкиле Тайфик Дедебаш белән очрашты. Шулай ук очрашуда министрның урынбасарлары, "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмә барышында "Алабуга" МИЗда Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач материалы әзерләү һәм китертү мәсьәләләре каралды. Катнашучылар чимал сыйфаты буенча таләпләр, аны китертү, бәя кую һ.б. мөмкинлекләр турында фикер алышты.