Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына булган эш визиты кысаларында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов килде. Министрлыкта ул Урман хуҗалыгы музее экспозициясе белән танышты. Андрей Артизовны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова озата йөрде.
Музейда Равил Кузюров анда катнашучыларга Татарстанның урман хуҗалыгы торышы һәм тармак белгечләре алдында торган бурычлар турында мәгълүмат җиткерде. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча уздырыла торган эшләр һәм Татарстан урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләде.
Шулай ук килгән кунаклар архив эшен мәгълүматлаштыру мөмкинлекләре турында да фикер алышты. Исегезгә төшерик, быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы архивына "Коммерциясез оешманың һәм гавами хакимият органының - Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагының иң яхшы архивы" конкурсында беренче урын бирелде. Гөлнара Габдрахманова билгеләп узганча, Министрлык архивы бүләкне лаеклы алган.