ТР "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре тырышлыгы белән чишмә төзекләндерелде. Чишмә Тукай кишәрлеге урманчылыгы территориясендә (55 квартал) урнашкан.
Урман хуҗалыгы директоры Нияз Сәлахов хәбәр иткәнчә, эшләр узган атна азагында төгәлләнгән. Әлеге чара Наратлык поселогында яшәүчеләр өчен күркәм вакыйга булды, дип билгеләде ул.