ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Равил Кузюровка "Коммерциясез оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы" конкурсында җиңүче сертификатын тапшырды

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм концерты булды. Чарада Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бәйрәм чарасы кысаларында "Коммерциясез оешманың һәм гавами хакимият органының - Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагының иң яхшы архивы" һәм "Коммерция оешмасының - Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагының иң яхшы архивы" конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнде. "Коммерциясез оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы" конкурсында беренче урынны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы алды, "Коммерция оешмасының иң яхшы архивы" конкурсында - "Челтәр компаниясе" ААҖ.

Җиңүчеләргә сертификатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International