Бу көннәрдә Лубян урман-техника көллиятендә яшүсмер командалары арасында баскетбол ярышлары уза. Ярышларда барлыгы 9 команда катнаша.
"Финал иртәгә, 29 ноябрьдә булачак, - дип билгеләде көллият директоры Рим Фәхраҗиев. - Без көллияттә мондый ярышларны даими үткәреп киләбез. Спорт рух көрлеген ныгыта, кешене тагын да көчлерәк һәм максатчанрак итә, дип юкка гына әйтмиләр бит."