ТР "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре каен орлыкларын чәчте

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре Чабаксар һәм Аксубай кишәрлеге урманчылыклары питомникларында каен орлыклары чәчте. Барлыгы 0,3 гектардан артык мәйданга 110 кг артык орлык чәчелде.

"Билгеле булганча, каен орлыкларын чәчү йә беренче кар яугач, йә иртәнге язда, туфрак менә-менә арчылган вакытта чәчәләр. Эшләр алдыннан без орлыкларга стратификация уздырдык, ягъни салкын белән эшкәрттек", - дип сөйләде ТР "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ директоры в.б. Алена Фәтхетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International