ТР "Зәй урманчылыгы" ДКУ яңа җитәкче-урманчы билгеләнде

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

ТР "Зәй урманчылыгы" ДКУ яңа җитәкче-урманчысы билгеләнде – Ирина Забродина. Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тиешле боерыкка кул куйды. Учреждение коллективына яңа җитәкче-урманчыны министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов һәм Рәис Гомәров танытты.

Әмир Бәдертдинов Ирина Забродинаны яңа билгеләнеше белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.

Ирина Забродинаның 31 еллык эш стажы бар. Үзенең хезмәт эшчәнлегендә ул Әлмәт урман хуҗалыгында урман культуралары инженеры, "СМП-Нефтегаз" АҖдә һәм "Яз" Татарстан төбәк иҗтимагый хәйриячелек оешмасында инженер-эколог, ТР "Әлмәт урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары булып эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International