ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе уздырды

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, анда йөкләмәләрне үтәү барышы турында сүз барды, шулай ук киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Фикер алышу барышында министр урынбасарлары һәм Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә кысаларында урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау, "Агач ташучы машина" оператив-профилактика чараларын үтәү барышы, урманнарны яклау һәм яңадан торгызу, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү хокукын сату буенча аукционнар уздыру, агач материалы китертү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Равил Кузюров шулай ук федераль һәм төбәк трассалар буйлап урман кишәрлекләрен җыештыру, ТР муниципаль районнарында су саклаучы яклагыч утыртмаларга нигез салу урыннарын билгеләү эшләренең барышы һәм 2018 елда Мәктәп урманчылыкларын үстерү планын гамәлгә ашыру йомгаклары белән дә кызыксынды.

Киңәшмә азагында министр хезмәткәрләргә "2019 елга Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы"н эшли башларга, шулай ук "Иң яхшы янгын сүндерүче" конкурсын уздыру мөмкинлеген карарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International