Татарстанның урман хуҗалыгы белгечләре республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри ориентация буенча актив эш алып бара. Әйтик, ТР “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ Девятерня кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Ирек Камаев Иске Эсләк авылы балалар бакчасында “Кошлар – кешенең дуслары” темасына дәрес уздырды.
Балалар Татарстан Республикасы урман фонды, аны саклау буенча уздырыла торган эшләр, урманчы һөнәре турында, шулай ук урманнарда яшәүче кошларның төрләре турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр.
Дәрестән соң Ирек Камаев һәм балалар агачларга кошлар өчен җимлекләр элеп чыктылар.