ТР “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ “Урман уңышы” акциясен уздырды

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

ТР “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләре ылыслы токым күркәләрен җыю буенча “Урман уңышы” акциясен уздырды. Анда “Лесхоз УББМ” МБМУ укытучылары һәм укучылары катнашты.

“Акция мәктәп укучыларын урман тармагына җәлеп итү, аларга республиканың урман фонды һәм урманнарны яңадан торгызу ысуллары турында хәбәр итү максатында уздырылды, - дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Нияз Сәлахов. - Күркәләрне җыя башлар алдыннан без инструктаж уздырдык”.

Нәтиҗәдә 1268 кг ылыслы токым күркәсе җыелган, алар ТР “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ эшкәртү өчен тапшырылган. “Туган төбәк урманнарын торгызуга керткән өлеше өчен без укучыларга чын йөрәктән рәхмәт җиткердек”, - дип өстәде Нияз Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International