Бүген Лубян урман-техника көллиятенең “Икътисад һәм тармаклар буенча бухгалтерлык исәбе” белгечлеге буенча белем алучы студентлары Кукмара шәһәрендә булдылар. Алар “Россельхозбанк” АҖнең Татарстан төбәге филиалы һәм “Кукмара металл савыт-саба заводы” ААҖ эше белән танышты.
“Әлеге сәфәр укучыларның бухгалтерлык исәбе һәм эш башкару өлкәсендә алган белемнәрен ныгыту максатларында оештырылды”, - дип билгеләде Лубян урман-техника көллияте директоры Рим Фәхраҗиев.