Равил Кузюров Швеция Патшалыгында эш визиты белән

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Швеция Патшалыгында.

Эш сәфәренең максаты – ябык тамыр системалы сабаклы имән үстерү тәҗрибәсе белән чит илдәге коллегалар белән уртаклашу. Исегезгә төшерик, хәзер Министрлыкта мондый үзәк проектын оештыру эшләре алып барыла.

Швеция Патшалыгының Ландскроне шәһәрендә Равил Кузюров “BCC АB” компаниясен карады. Әлеге предприятиегә әле 1987 елда ук нигез салынган. 30 ел эчендә компания урман питомникларына җиһаз һәм материал җитештерү буенча дөнья лидерына әверелде.

“BCC АB” белгечләре белән очрашу барышында ябык тамыр системалы утырту материалын үстерүнең технологик аспектлары, аны утыртуга әзерләү һәм алга таба карап тәрбияләү турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International