Кичә, 10 декабрьдә, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татар табигать саклау районары прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина “Ютазы УББМ” МБМУ “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге белән танышты. Балалар үзләренең казанышлары, уздырылучы табигать саклау акцияләре һәм 2019 елга планнары турында сөйләде.
Очрашу барышында шулай ук экология, табигатьтән файдалану һәм табигатьне, урман ресурсларын саклау мәсьәләләре турында да сүз барды.
Чара азагында “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы активистлары “Урман атнасы-2018” табигать саклау акциясендә актив катнашкан һәм урман фондын чистартуга керткән өлеш өчен Татарстанның “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ дипломнары белән бүләкләнде.