Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Чарада финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контроль бүлеге башлыгы Чулпан Булатова һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәп баручы консультанты Эльвира Зыятдинова докладлар белән чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Чулпан Булатова уздырылган тикшерүләрнең нәтиҗәләренә һәм конкрет бозуларны һәм коррупция куркынычлары барлыкка килүгә сәбәпче булган шартларны билгеләү һәм юкка чыгару чараларына тукталды, ә Эльвира Зыятдинова 2018 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупциягә каршы көрәш буенча уздырылган чараларга ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе әзерләгән күзәтү турында сөйләде.
Исегезгә төшерик, “2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” программасы нигезендә Министрлыкта коррупциягә каршы көрәш чаралары башкарыла. Әлеге программа “2015-2020 елларга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру программасы турында” 2014 ел, 28 ноябрь, № 526-осн боерык белән расланды.
Утырышта катнашучылар 2018 елның 7 ноябрендәге 620-осн номерлы боерыкта билгеләнгән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы программасына кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр турында фикер алышты. Алар арасында – коррупция күренешләрен киметү һәм урман законнары бозылуны кисәтү, Министрлыкның ведомство буйсынуында торучы учреждениеләрдә коррупциягә каршы көрәш буенча методик мәгълүмат материалларын эшләү, тарату һәм актуальләштерү чараларын күрү.
Чара азагында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында биләнеше коррупция куркынычларына бәйле булган вазыйфалар исемлеге актуальләштерелде һәм расланды.