ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгече "Урманны яклау - яңа проблемалар һәм аларны хәл итү юллары" халыкара конференциясе эшендә катнашты

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген Мәскәү өлкәсендә "Россия урманны яклау үзәге" ФБУ 80 еллыгына багышланган "Урманны яклау - яңа проблемалар һәм аларны хәл итү юллары" халыкара конференциясе булды. Чараны оештыручылар - Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм  "Рослесозащита" ФБУ.

Конференциядә РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Рослесхоз, РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары, фәнни бергәлекләрнең вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Наил Мирсияпов катнашты.

Чараны Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов ачып җибәрде. Ул "Рослесзащита" ФБУ хезмәткәрләрен юбилей белән котлады һәм алга таба һөнәри уңышлар теләде.

Конференция кысаларында урманны яклау методлары, урманнарны дистанцион мониторинглау мөмкинлекләре, урман законнарына кертелгән яңалыклар һ.б. турында сүз барды.

Шулай ук чара барышында "Рослесозащита" ФБУ филиалларында аерылып торучы белгечләр бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International