ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә конкурс узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат сәркатибенең әйдәп баручы киңәшчесе буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә конкурс узды. Комиссия утырышы ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов рәислегендә үтте.

Әлеге вазыйфаны биләү өчен кадрлар резервына кертүгә 3 кеше дәгъва белдерде. Конкурста катнашучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, дәүләт хезмәте, шулай ук урман хуҗалыгын яктырту үзенчәлекләре, Министрлык, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре эшчәнлеге турында сораулар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International