ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре GIS Tech Russia конференциясе чараларында катнаша

2018 елның 14 декабре, җомга

Бүген Иннополис университетында GIS Tech Russia геомәгълүмат технологияләре турында конференция ачылды. Форумга геомәгълүмат системаларын эшләү һәм кертү буенча әйдәп баручы белгечләр, дәүләт хакимияте органнары һәм илнең тармак компанияләре вәкилләре җыелды. Конференция чараларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре - Фәнил Әһмәдуллин, Рамил Гыйльманшин, Наил Мирсияпов һәм Артем Макаров катнаша.

Форумның эш программасы чаралар сериясен күздә тота, алар кысаларында ИТ-индустрияне һәм технологияләрне үстерү перспективалары, Россиядә санлаштыру процесслары, учреждениеләр эшчәнлеген оптимальләштерүдә геомәгълүмат системаларының мөмкинлекләре һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышу планлаштырыла.

Билгеләп үтик, хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, урман ресурсларына дәүләт идарәсе системасын камилләштерү максатларында, Татарстан Республикасы урман комплексын исәпкә алу буенча мәгълүмат системасын һәм ТР Урман фонды геомәгълүмат системасын оештыру эшен алып бара. Моннан тыш, дистанцион зоналарга бүлү белешмәләре нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм тикшерүдә тоту буенча геомәгълүмат сервисы эшләнә. 2019 елда әлеге сервисны ТР урман фонды ДМС системасына автомат интеграцияләүне төгәлләү планлаштырыла.

"Форум иртәгә, 15 декабрьдә төгәлләнә. GIS Tech Russia конференциясе файдалы һәм мәгълүматлы. Территорияләрне цифрлаштыру буенча уңышлы тәҗрибәне күрүе кызыклы", - дип аңлатма бирде Рамил Гыйльманшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International