2018 елның 12 декабреннән 15енә кадәр “С.М.Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техника университеты” ЮББ ФДБМУ базасында “Урман хуҗалыгы комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен инновацияле системалардан файдалану” программасы буенча урман хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен үстерү курслары узды. Курсларны тыңлаучылар арасында Татарстан урманчылары – ТР “Урман янгын үзәге” ДБУ хезмәткәрләре – директор Айрат Әхмәров һәм баш механик Марат Рамазанов катнашты.
Дәресләрдә урман янгыннарын мониторинглау һәм кисәтү буенча заманча системалардан файдалану, янгыннар барлыкка килүне, таралуны һәм үсеш алуны кисәтүне тәэмин итүче чаралар комплексын эшләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук Ленинград өлкәсе урман хуҗалыгына күчмә семинар оештырылды.