Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда беркетмә күрсәтмәләрен үтәү барышы каралды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның профильле бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында урман законнарын бозуны ачыклау, кисәтү һәм бетерү , "Урман ташучы" оператив-кисәтү чарасы барышы, урман утыртмаларын сатып алу-сату, агач материалы кайтарту шартнамәләрен төзүгә хокук сату буенча аукционнар үткәрү мәсьәләләре каралды.
Равил Кузюров федераль һәм төбәк трассалары буендагы урман фондын һәм урман кишәрлекләрен чистарту, шулай ук республиканың муниципаль районнарында су саклау утыртмаларын булдыру өчен территорияләрне билгеләү бурычларына аерым игътибар юнәлтте.
Киңәшмә азагында министр хезмәткәрләргә 2019 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча планлаштырылган чаралар турында мәгълүматларны гомумиләштерү һәм тәкъдим итү бурычын куйды.