"Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы катнашучылары "Яшә, чыршы" экологик акциясен уздырды. Яңа ел алдыннан балалар Ютазы авылы халкына ылыслы агачларны саклау зарурлыгы турында агитация материаллары таратты.
Моннан тыш, мәктәп урманчылыгы вәкилләре авыл кешеләренә урман утыртмаларын законсыз кисү өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирде.
Искәртеп үтәбез, инде тиздән - 2018 елның 20 декабрендә - Татарстан Республикасында "Чыршы" ведомствоара оператив-кисәтү чарасы старт ала.