ТР “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Юрий Малькин Кама Тамагы муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре катнашындагы киңәйтелгән утырышта чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында белгеч быел “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺМУ базасында узган II ТР Мәктәп урманчылыклары слеты һәм Урюмның “Лесовичок” мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында сөйләде.
Докладны тыңлап бетергәч, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов мәктәпләрнең директорларына мәктәп урманчылыкларын оештыру мөмкинлеген карарга кушты.