Кичә, 19 декабрь көнне, Лубян урман-техника көллияте студентлары, "урман һәм урман-парк хуҗалыгы" белгечлеге буенча белем алучылар, "Алабуга" МИЗ территориясендәге Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводында булдылар. Балалар өчен экскурсияне предприятиенең чимал һәм агач материалы сатып алу, кабул итү департаменты башлыгы Рәүф Гәрәев уздырды.
Көллият студентлары заводның цехларын, лабораторияләрен, склад комплексын һәм башка эш урыннарын карады. "Барысы да кызыклы булды, барысы да ошады. Предприятиедә иң яңа технологияләр кертелгән, заманча җайланмалар кулланыла", - дип уртаклашты үзенең хис-кичерешләре белән студентка Ольга Захарова.