Татарстанның урман тармагы учреждениеләре "ЭКОлидер" республика конкурслары номинацияләрендә призлы урыннар яулады

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда "ЭКОлидер" республика конкурсына йомгак ясалды. Исегезгә төшерик, әлеге конкурс ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан быелның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр уздырылды.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген, 20 декабрь көнне, Казан ш. "Пирамида" күңел ачу комплексы базасында булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һ.б. тапшырды.

Шулай итеп, конкурс йомгаклары буенча "Агро һәм урман сәнәгате" номинациясендә беренче урын ТР "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ тапшырылды. "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ "Югары белем бирү йортларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International