"На старт, эко-отряд!" россиякүләм экология конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Ярышларны оештыручылар булып Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, Россия балалар-яшүсмерләр үзәге һәм Балаларның федераль экологик-биологик үзәге катнаша.
Конкурс өч юнәлеш буенча уза:
Конкурста дүрт кешелек яңа оештырылганнары да, гамәлдәге экологик отрядлар да катнаша ала. Конкурс 2 этапта уза: беренчесе - заявка тапшыру (катнашучыларга https://рдш.рф сайтында теркәлергә һәм 2019 елның 1 мартына кадәр, персональ белешмәләрне эшкәртүгә ризалык биреп, конкурс платформасы аша заявка тапшырырга кирәк), икенчесе - читтән торып уздырыла торган этап (аның кысаларында экологик отрядларның кураторларына конкурс юнәлешләренең берсе буенча экологик проектны һәм уздырылган акцияләр турында мәгълүматны 2019 елның 1 апреленә кадәр eco-otryad@rdcentr.ru электрон адресына җибәрергә туры киләчәк).
Конкурс турында һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматларны монда белергә була: https://рдш.рф/uploads/1e/11bc98ba41e6f8bde3ca47a962140e.pdf?t=1541508617.