Республикада мәктәп урманчылыкларын оештыру тәҗрибәсен җәелдерү эше уздырыла

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Кичә, 25 декабрьдә, ТР “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова Ютазы муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмәдә чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында ул “Ютазы УББМ” МБМУ “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге, быел уздырылган чаралар һәм акцияләр һәм 2019 елга булган бурычлар турында сөйләде.

Доклады азагында Гөлнара Мөхәммәтханова мәктәп җитәкчеләрен мәктәп урманчылыклары оештыру мөмкинлеген карарга чакырды. “Ул укучылар белән һөнәри юнәлеш өлкәсендә эшләүнең уңай тәҗрибәсе, балалар яңа белемнәр ала алачак. Без үз ягыбыздан  хәлдән килгәнчә булышлык күрсәтергә әзер”, - дип билгеләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International