ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ белгечләре Әгерҗе муниципаль районы халкы арасында урманга карата сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән аңлату эшләрен алып бара.
"Чыршы" операциясе кысаларында җирле "Агрызские вести" газетасында ылыслы агачларны саклау зарурлыгы һәм урман утыртмаларын законсыз кискән өчен штрафлар турында мәкалә бастырып чыгарылды, - дип хәбәр итте ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Владимир Ишморатов. - Шулай ук Әгерҗе шәһәрендә һәм якын-тирәдәге торак пунктларында да агитация материалларын таратып чыктык".
Моннан тыш, Владимир Ишморатов сүзләренчә, урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә дә әлеге темага дәресләр уздырыла. Кишәрлекләрдәге урманчылар һәм урман осталары укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы турында, урман ресурсларын саклауның әһәмияте һәм урман законнарындагы таләпләр турында сөйлиләр.