ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында быелга йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта "2018 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында" темасына киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар һәм республиканың урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады.

Ул сөйләгәнчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасында урманнарның гомуми мәйданы 1,3 млн.га тирәсе тәшкил итә, урман белән каплану дәрәҗәсе – 17,5%. "Татарстан аз урманлы төбәк булып тора, шуңа күрә дә безнең төп бурыч – урманнарны торгызу һәм урман үрчетү юлы белән урманнарны арттыру өстендә эшләү", - дип хәбәр итте министр.

Аның сүзләренә караганда, 2018 елда дәүләт йөкләмәсе нигезендә 2379 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре уздырылган, 2470 гектар мәйданда яклагыч урман утыртмаларына нигез салынган. Бер ел эчендә республика урман хуҗалыкларында урман хасил итүче төп токымнарының 48 тоннадан артык орлыгы җыелган, шул исәптән 0,7 тонна – ылыслы токым, 11 тоннадан артыгы – нәселдәнлек үзлекләре яхшыртылган. Татарстанның урман питомникларында 30,3 млн арттык стандарт утырту материалы үстерелгән, шуларның 24 млн тирәсе – ылыслы токым, 5 млн данәдән артыгы – яфраклы токым һәм 1 млн данәдән артыгы – куак токымнары.

"2019 елда авыл хуҗалыгы формированиеләре җирләрендә һәм бүтән категория җирләрендә урман культуралары утырту һәм яклагыч урман утыртмаларына нигез салу өчен мондый күләмдә утырту материалы җитәрлек булып тора", - диде Равил Кузюров.

Республикада урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту максатында быел 49 мең гектар мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү уздырылган һәм 7 мең гектардан артык мәйданда санитар-савыктыру чаралары гамәлгә ашырылган. Татарстан урманчылары тырышлыгы белән зыян күргән һәм һәлак булган утыртмаларның мәйданнары 9,5 мең гектарга кыскартылган.

Министр билгеләгәнчә, хәзерге вакытта кисүләрнең барлык төрләре буенча файдалану өчен исәпләнгән диләнке күләме 2390 мең кбм тәшкил итә. 2018 елда 970 мең кубм күләмендә яки 41% үзләштерелгән. Урманнарны тәрбияви кисүләр һәм санитар кисүләр 20,5 мең гектарда, яшь агачлар арасында кисүләр 7,7 мең гектар мәйданда уздырылган. Шул ук вакытта ликвидлы агач материалының күләме 670 мең кбм тәшкил итә.

Чыгышы азагында Равил Кузюров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Дәүләт Советына, ТР Хөкүмәтенә, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгына һәм Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына республика урман хуҗалыгы файдасына эшләгәндә күрсәтелгән ярдәм һәм теләктәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Алга таба утырыш барышында ТР "Арча урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин һәм ТР "Урман-янгын үзәге" ДБУ директоры Айрат Әхмәров чыгыш ясады.

Шамил Хәйруллин 2018 елда уздырылган эш йомгакларына тукталды һәм полиэтилен белән тышланган теплицаларда чыршы һәм нарат утырту материалларын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әлеге методның өстенлекләре арасында ул утырту материалын үстерү срогының 2 мәртәбәгә кыскаруына, 1 гектарда чыккан уңышның артуына һәм матди, хезмәт сарыфларының кимүенә күрсәтте.

Айрат Әхмәров чарада катнашучыларны ТР "Урман-янгын үзәге" ДБУ эшчәнлеге белән таныштырды. Асылда ул үзәк составына III типлы 5 янгын-химия станциясенең һәм төбәк диспетчерлык пунктының керүе турында сөйләде, соңгысының бурычлары хисап белешмәләрен җыюдан, анализлаудан, эшкәртүдән һәм алга таба җибәрүдән гыйбарәт.

Айрат Әхмәров сүзләренә караганда, урманнарда янгын барлыкка килү куркынычын киметү максатларында, быел "Коры үләнгә ут төртүгә каршы" мәгълүмат кампаниясе, "Урманнарны янгыннардан саклау" мастер-классы, "Урман янгыннарына юк!" уен-сәяхәте һәм башка чаралар уздырылган.

Соңыннан "2018 елда Татарстан Республикасында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләрен үтәү турында" доклад белән ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский чыгыш ясады.

Ул билгеләп узганча, Татарстанда урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча максатчан эш алып барыла. Узган елда республика белгечләре урман торгызу, урманнарны тәртипкә китерү, янгыннардан саклау һ.б. буенча эшләрне тулы күләмендә тәэмин иткән.

"Татарстан Идел буе федераль округында беренчеләрдән булып "2019-2028 еллар чорына Урман планы"н Рослесхоз белән килештерде", - диде Александр Орнатский. – Тулаем алганда, төбәк елдан-ел ышанычлы адымнар белән россиякүләм рейтингта алдынгы позицияләрне били".

Утырышка йомгак ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ассызыклаганча, урман хуҗалыгын үстерү – иминлекле тирәлек һәм татарстанлыларның экологик иминлеген булдыруда әһәмиятле шартларның берсе. Әлеге юнәлештә төп җаваплылык ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.

Алексей Песошин сигез ел рәттән республикада урман янгыннарына юл куелмавына игътибар юнәлтте. Урманчыларның урманнарны янгыннардан һәм янып китү очракларыннан яклау буенча барлык арсеналы һәм урманнарда янгын күзәтчелеге буенча оештыру чаралары комплексы үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте.

2018 елда, 2013 ел белән чагыштырганда, законсыз әзерләнгән агач материалы күләмнәренең кимүе буенча уңай динамика күзәтелә, дип билгеләде ТР Премьер-министры. Биш ел эчендә законсыз кисүләр күләме 57%ка кимегән.

Чыгышын тәмамлап, Алексей Песошин Министрлык хезмәткәрләрен кадрлар белән тәэмин итү һәм тармактагы белем бирү учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә махсус игътибар бирергә кушты.

"Гомер-гомергә урман хезмәте илебез иминлеге өчен хәерле хезмәт булган. Республиканың урман хуҗалыгы хезмәткәрләре - югары квалификацияле белгечләр, алар үз эшенә искиткеч бирелгәнлек белән, һөнәри бурычларын тулы дәрәҗәсендә тормышка ашыралар", - дип бәяләде ул.

Утырыш Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының аерылып торучы белгечләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. ТР "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ урман торгызу буенча инженеры Иван Большаков, ТР "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ Биклән кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Владимир Муханов "Татарстан Республикасының атказанган урманчысы", ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Шулай ук белгечләр Татарстан Республикасы Президентының, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары һ.б. белән дә бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International