Кичә, 27 декабрь көнне, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында "Таксация һәм урман тармагы икътисады" кафедрасының читтән торып укучы студентларына дипломнар тапшырылды. Югары һөнәри белем турында дипломнарны 426 нчы төркем вәкилләре - барлыгы 9 кеше алды. Аларны факультет деканы Людмила Пухачева тапшырды.
"Бүген - вакыйгалы көн. Чын күңелдән диплом алуыгыз белән тәбрик итәм, - диде Людмила Пухачева, студентларга мөрәҗәгать итеп. - Югары профиль белгечләре, сүз дә юк, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгына кирәк. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим".