Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институты базасында “Минем кече Ватаным” яшь уйлап табучылар олимпиадасы кысаларында семинар булды. Анда университет бүлекчәләре студентлары Казан ш. укучыларына фәнни эшләнмәләрен һәм казанышларын күрсәтте.
Семинар эшендә урман хуҗалыгы һәм экология факультетыннан “Урманчылык һәм урман культуралары” кафедрасының 2 нче һәм 3 нче курс студентлары, шулай ук өлкән укытучы Шамил Шәйхраҗиев катнашты. Студентлар урманнарны торгызу һәм санитар кисүләр өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләрен күрсәтте.