“ТР Әгерҗе ш. 2 нче УББМ” “Сакчыл куллар” МБМУ мәктәп урманчылыгында катнашучылар “Чыршы-2018” Россиякүләм табигать саклау акциясе кысаларында “Чыршы – бүләккә сувенир!” декоратив-кулланма иҗат конкурсында катнашты. Исегезгә төшерик, конкурс “Түбән Кама” милли паркы” ФДБУ тарафыннан уздырылды, аның максаты халыкны яңа ел алдыннан ылыслы утыртмаларны яклау һәм саклау проблемаларына җәлеп итүдән гыйбарәт иде. Конкурска барлыгы 440 эш килде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча “Сакчыл куллар” мәктәп урманчылыгыннан 2 катнашучы - Полина Шутова һәм Зәринә Акбашева III дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнде. Конкурс призерларына шулай ук ТР “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ Рәхмәт хатлары да бирелде.