Республиканың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар “Яшә, чыршы!” экология акциясендә катнаша

2018 елның 29 декабре, шимбә

“Тәтеш шәһәренең “Сказка” катнаш төрдәге балалар бакчасы” МБМББУ тәрбияләнүче балалар “Яшә, чыршы!” экология акциясенә кушылды. Әлеге акция балаларда һәм өлкәннәрдә экологик аң һәм культура тәрбияләү, табигатькә карата сакчыл караш пропагандалау, чыршыларны кисү проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм яраксыз материалларны икенчел куллану мөмкинлекләре хакында аңлату өчен уздырыла. Анда катнашу өчен яраксыз материаллардан чыршы ясарга һәм экологик тәрбия буенча партнерларга бүләк итәргә кирәк иде.

“Сказка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар ата-аналары белән берлектә ясалган чыршыларны “Тәтешнең 2 нче УББМ” МБМУ һәм “Тәтеш кадет мәктәп-интернаты” ДБМУ укучыларына бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International