Хөрмәтле Рәис Кәлимуллович!
Ихлас күңелдән Сезне гомерегезнең вакыйгалы датасы – 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез!
Сезнең хезмәт эшчәнлеге үз эшенә намуслы карау һәм зур хезмәт сөючәнлек өлгесе булып тора. Сезне югары дәрәҗәле профессиональлек, инициативалы булу, максатчанлык һәм зур эш тәҗрибәсе аерып тора. Үзегез биләгән вазыйфада сез аларны республиканың урман хуҗалыгын үстерү буенча җаваплы бурычларны хәл иткәндә уңышлы кулланасыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм алга таба профессиональ уңышлар телибез!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы