"На старт, эко-отряд!" россиякүләм экология конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 8 гыйнвары, сишәмбе

"На старт, эко-отряд!" россиякүләм экология конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Ярышларны оештыручылар булып Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, Россия балалар-яшүсмерләр үзәге һәм Балаларның федераль экологик-биологик үзәге катнаша.

Конкурс өч юнәлеш буенча уза:
экологик тикшеренү (үзең яшәгән урыннарда әйләнә-тирәлекнең экологик торышына мониторинг уздыруга юнәлдерелгән проект);
эко-агарту (экологик куркынычсызлык турында белемнәрне, әйләнә-тирә мохит торышы һәм табигать ресурсларыннан файдалану турында мәгълүматларны таратуга юнәлдерелгән проект);
яшел стартап (экологияне саклау, энергиядән нәтиҗәле куллану, экотуризм һ.б. буенча идеяләрне стандарт булмаган юл белән тормышка ашыруга юнәлдерелгән проект).

Конкурста дүрт кешелек яңа оештырылганнары да, гамәлдәге экологик отрядлар да катнаша ала. Конкурс 2 этапта уза: беренчесе - заявка тапшыру (катнашучыларга  https://рдш.рф сайтында теркәлергә һәм 2019 елның 1 мартына кадәр, персональ белешмәләрне эшкәртүгә ризалык биреп, конкурс платформасы аша заявка тапшырырга кирәк), икенчесе - читтән торып уздырыла торган этап (аның кысаларында экологик отрядларның кураторларына конкурс юнәлешләренең берсе буенча экологик проектны һәм уздырылган акцияләр турында мәгълүматны 2019 елның 1 апреленә кадәр  eco-otryad@rdcentr.ru электрон адресына җибәрергә туры киләчәк).

Конкурс турында һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматларны монда белергә була:  https://рдш.рф/uploads/1e/11bc98ba41e6f8bde3ca47a962140e.pdf?t=1541508617.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International