ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУның Матюшино кишәрлегендә булды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ Матюшино кишәрлеге урманчылыгында булды. Аның белән бергә министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов һ.б. йөрде.

Килү белән Равил Кузюров җитештерү кишәрлеген карады, ә атап әйткәндә урман кисү цехында, янгынга каршы инвентарь туплау пунктында, гаражда һәм куркынычсызлык техникасы буенча кабинетта булды. Карау барышында "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев һәм ТР "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Фарил Галиәхмәтов аңлатмалар бирде. Асылда, Илнур Кәшәфиев 2019 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча планнар турында сөйләде һәм "Чыршы" ведомствоара оператив-профилактика чаралары йомгаклары турында җиткерде.

Болардан соң министр Матюшино кишәрлеге урманчылыгының 68 кварталында ликвид булмаган агач материалын җыештыру эшләре белән танышты һәм 60 нчы кварталда ураган нәтиҗәсендә зыян күргән урман кишәрлеген карады. Билгеләп үтелгәнчә, быелгы елда биредә урман торгызу эшләрен алып бару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International