10 гыйнвардан 31енә кадәр Казанда чыршы кабул итү пунктлары эшләячәк

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Иртәгә, 10 гыйнвар көнне, башкалада яңа ел чыршыларын кабул итү буенча ике пункт ачыла, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Теләге булган һәркем хезмәтен үтәгән "яңа ел бәйрәмнәре символы"н (чыршы, нарат, пихта, чыршы ботагы) китереп, махсус контейнерга урнаштырырга мөмкин.

Агачлар өчен контейнерлар Гадел Кутуй урамы, 160 йорт адресы буенча "Идел буе экология компаниясе" офисы янәшәсендә; шулай ук Җиңү Проспекты, 141 йорт адресында урнашкан сәүдә үзәге янында урнаштырылачак. Кабул итү пунктлары тәүлек әйләнәсе һәм 31 гыйнвар көненә кадәр эшләячәк.

Кабул ителгән агачлар кәҗәләргә азык буларак кулланылачак, дип билгеләнә, шуңа күрә дә агачларны җылтыннарсыз һәм яңа ел бизәкләреннән башка тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International