Яшь татарстанлылар балаларның халыкара экологик "Табигатьне сакла" плакат конкурсында катнаша ала

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Балаларның халыкара экологик "Табигатьне сакла" плакат конкурсына заявкалар кабул итү дәвам итә. Чараны оештыручы - "Ясная Поляна" Л.Н.Толстой музей-утары" дәүләт мемориаль һәм табигать тыюлыгы.

Плакатлар  А3 һәм А4 форматындагы кәгазьдә түбәндәге материаллар ярдәмендә эшләнгән булырга тиеш дип билгеләнә: акварель, гуашь, төсле карандашлар, пастель, тушь, графит, карандаш.

Конкурста теләсә кайсы яшьтәге бала катнаша ала. Белешмәләр (ФИА, туу датасы, адрес, телефон) күрсәтелгән заявкалар һәм скан аша чыгартылган плакат файллары 2019 елның 1 мартына кадәр түбәндәге электрон адреска кабул ителә: alinka110894@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International