Красный Бор кишәрлеге урманчылыгы белгечләре "Красный Бор УББМ" МБМУ "Экоборцы" мәктәп урманчылыгында катнашучылар белән очрашты

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә, 9 гыйнвар көнне, ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный Бор кишәрлеге урманчылыгы белгечләре "Красный Бор УББМ" МБМУ "Экоборцы" мәктәп урманчылыгында катнашучылар белән очрашты. Очрашу барышында узган елдагы уртак эшкә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.

Мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр шулай ук Красный Бор урманында "Табигать белән татулыкта" экологик сукмагын да карады. Анда балалар яңа җимлекләр элде һәм стендларда кошларны ашату кагыйдәләре турында мәгълүмат белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International