Быелның 10 гыйнвар көнендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районының Урта Шөн авылындагы боз мәйданчыгында Лубян урман-техника көллияте белән Урта Шөн авылы командалары арасында хоккей буенча дусларча ярышлар булды. Матч йомгаклары буенча 4кә 3 исәбе белән көллият командасы җиңү яулады.
“Мондый дуслык очрашулары яхшы традициягә әверелде. Ул күпсанлы җанатарлар кызыксынып караган бик тә җанлы уен булды, – дип билгеләде Лубян урман-техника көллияте директоры Рим Фәхраҗиев. – Без спорт чараларын даими рәвештә уздырабыз. Спорт сәламәтлекне ныгытуы өстенә студентларыбызның холкын да чарлый”.