2019 елның 21 мартында Санкт-Петербургта "Урта мәктәптә экологик белем бирү" VII Халыкара конференция-курсы булачак. Чарада катнашу өчен гомуми белем бирү учреждениеләреннән һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан өлкән сыйныфларда укучылар (чыгарылыш укучылары) чакырыла.
Концеренция-курста доклад белән яки тыңлаучы сыйфатында катнашу өчен быелның 1 февраленә кадәр https://goo.gl/forms/1OtQeCAHUg82ZeBv1 сайтындагы теркәлү формасын тутырырга кирәк.
"Табигатьтән рациональ файдалану", "Экологик мониторинг" һәм "Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә инженерлык чишелешләре" темалары буенча докладлардан тезислар быелның 15 февраленә кадәр кабул ителә.
"Урта мәктәптә экологик белем бирү" конференция-курсы турында тулырак мәгълүматларны биредән алырга мөмкин: http://spmi.ru/node/10443.