ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе уздырды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чарада министрның урынбасарлары, Министрлыкның профиль бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, Татарстан Республикасында мәктәп урманчылыкларын, урман фонды территориясендә урнашкан балаларны савыктыру лагерьларын үстерү һ.б. буенча уздырыла торган эшләр турында җиткерде.

Докладларны тыңлаганнан соң Равил Кузюров Министрлык хезмәткәрләрен Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә махсус игътибар бирергә чакырды.  "Болар махсус урманчылык чаралары да, төркемнәр, дружиналар оештыру да, янгын сүндерү буенча техник чараларны әзерләү дә. Халык арасында пропаганда уздыру да бик әһәмиятле. Республика урманчылыкларының җитәкче-урманчылары район киңәшмәләрендә шушы тема белән чыгыш ясарга тиеш", - дип ассызыклады министр. - Урманнарда янгыннар барлыкка килүне кисәтүгә юнәлдерелгән тулы чаралар комплексын уздыру зарур".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International