"Ютазы УББМ" МБМУ "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында һәм "Юнармия" россиякүләм хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясен уздырды. Акция кысаларында балалар мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр элде.
Билгеләп үтәргә кирәк, мондый чара башка мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә үткәрелә. Әйтик, шушы көннәрдә акциягә "1 номерлы Теләче балалар бакчасы" МББМУ, Мөслим муниципаль районының "Карлыгач" МББМУ тәрбияләнүче балалар, "2 номерлы Питрәч УББМ" МБМУ укучылары һ.б. да кушылды.