"Лесхоз УББМ" МБМУ "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында катнашучылар быелгы елга эш планы турында сөйләште

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Саба муниципаль районының "Лесхоз УББМ" МБМУ "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында катнашучы балаларның җыелышы булды. Балалар узган ел эшенә йомгак ясады һәм 2019 елга булган бурычларны билгеләде.

Җыелыш кысаларында шулай ук агымдагы елда тәҗрибә-тикшеренү эшчәнлеге темасы сайланды: "Экологик культура формалаштыру һәм туган төбәкнең табигый һәм мәдәни мирасын өйрәнү буенча тикшеренү компетентлыгын активлаштыру чарасы буларак мәктәп урманчылыгын оештыру".

Билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп урманчылыгында тагын "Тылсымчы кыш" темасына фотоконкурс та уза. Фотоконкурска инде 10 артык эш килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International