"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге" хезмәткәрләре укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"ТР Яшел Үзән муниципаль районының 5 нче гимназиясе" МБМУ укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Чарада гимназия директоры Гүзәлия Нуриева, тәрбия эшләре буенча аның урынбасары Эльза Әбделханова, "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге" җитәкчесе урынбасары Венера Ефременкова һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында анда катнашучылар гимназиядә укучыларга экологик-патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре хакында сөйләште. Билгеләп үтелгәнчә, мәктәп укучылары ел саен "Урман утырту көне", "Урман атнасы", "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акцияләрендә һәм эшчәнлекнең профильле башка төрләрендә актив катнашалар.

Шул ук вакытта балаларга экологик белем бирүдә гаиләнең роле ассызыклана. Шуңа бәйле рәвештә очрашу йомгаклары буенча үсеп килүче яшь буынны экологик-патриотик тәрбияләү мәсьәләләре буенча ата-аналар өчен конференция уздыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International