ТР "Ары урманчылыгы" ДКУ белгечләре Биектау муниципаль районы "Алан-Бәксәр ГББМ" МБМУ "Яшь урманчы" мәктәп урманчылыгында катнашучы балалар арасында "Кошлар өчен иң яхшы җимлек" конкурсын уздырды.
Конкурс йомгаклары буенча 8 нче сыйныф укучысы Рәдис Галәвиев җиңүче булды. Аңа бүләк һәм "Алан-Бәксәр ГББМ" МБМУ Мактау грамотасы тапшырылды.
"Яшь урманчы" мәктәп урманчылыгында 10 кеше исәпләнә. 2019 елга булган план буенча, хәзерге вакытта "Тылсымчы кыш" фотоконкурсы уза. Фотоконкурска 7 эш килгән.