Республика мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясендә катнаша

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясендә катнаша. Әйтик, кичә, 17 гыйнвар көнне Саба муниципаль районының "Лесхоз УББМ" МБМУ "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгы әгъзалары мәктәп территориясендә җимлекләр элеп чыкты.

Шул ук көнне Әгерҗе муниципаль районының "Сарсак-Омга лицее" МБМУ "Яшел армия" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар кошларны ашатты. ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ белгечләре балаларга кошларның төрләре һәм аларны ашату кагыйдәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International