Татарстан Республикасында ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсендәге төбәк пункты эшләвен дәвам итә. Республикада яшәүче һәркем 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча шалтыратып, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша урман законнары бозылу факты турында хәбәр итә ала.
2018 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты аша 219 мөрәҗәгать килде, шул исәптән 65се - бердәм федераль номер буенча, алардан 64се - янып китү очраклары буенча, 69ы - чүплекләр, 1се - агачларны законсыз кисү һәм 85се - урман хуҗалыгына бәйле башка мәсьәләләр буенча.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә Министрлыкның структур бүлекчәләренә тапшырылды һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралды.