Татарстанның урман хуҗалыгы белгечләре актив рәвештә профориентация эшчәнлеген алып бара

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның урман хуҗалыгы белгечләре Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив рәвештә профориентация эшчәнлеген алып баралар. “Баулы урманчылыгы” ДКУ урманны саклау һәм яклау инженеры Владимир Джусоев Баулы муниципаль районы “Ромашка” 4 нче балалар бакчасы” МБММУ тәрбияләнүче балалар өчен “Урман дәресе” уздырды.

Владимир Джусоев балаларга республиканың урман хуҗалыгы турында, урман ресурсларын саклау һәм арттыру әһәмияте турында, шулай ук урманчы һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International