Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә 2019 елга бурычлар хакында сүз барды

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә булды, анда 2019 елга бурычлар каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республикадагы урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының җитәкче-урманчылары һәм директорлары катнашты.

Киңәшмәдә докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров һәм юридик бүлек башлыгы Марина Зайцева чыгыш ясады.

Әмир Бәдертдинов урман хуҗалыгы эшләрен уздыру һәм быелгы елда дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды. Ул урманчылыкларның җитәкче-урманчыларын диләнкеләрне аерып чыгару эшләрен башкарганда өлгергән һәм картайган урман утыртмаларын кисү буенча исәпләнгән диләнкеләрнең арттырылуын исәпкә алырга кушты.

Министр урынбасары шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләрен урман фонды территориясендә урнашкан балаларны савыктыру лагерьлары территорияләрен чистартуга махсус игътибар бирергә, урман законнары таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр бирү өлешендә эшне көчәйтергә кушты.

Рәис Гомәров киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан предприятиеләре өчен агач материалын әзерләү һәм китерү планы белән таныштырды һәм 2019 елдагы аеруча әһәмиятле чараларны билгеләде. Алар арасында – быелның июненнән августына кадәрге чорда узачак республика семинар-киңәшмәләре, урман янгыннарын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча тактик-махсус укулар, "Урман утырту көне", "Урман атнасы", "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акцияләре һәм башкалар.

Марина Зайцева чарада катнашучыларның игътибарын урман хуҗалыгы һәм хисаплылык алып бару өлкәсендә административ хокук бозулар турында беркетмәләрне рәсмиләштерү мәсьәләләренә юнәлтте. Ул искәрткәнчә, беркетмәләр Министрлыкка төзелгән көненнән башлап өч көн эчендә китерелергә тиеш.

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. "Эш урыннарында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен катгый үтәгез, – диде министр, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Республика урманнарында янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек турында да әйтергә телим. Янгын барлыкка килүне кисәтүгә юнәлдерелгән, планлаштырылган барлык чараларның да үтәлүен тәэмин итегез".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International