Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова белән очрашты.
Очрашу барышында Ольга Калашникова профсоюз оешмасы эшчәнлегендәге төп юнәлешләр турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта берләшмәдә 39 меңнән артык кеше исәпләнә.
"Профсоюз оешмасының социаль диалогы коллектив-шартнамә актларының күп дәрәҗәле системасы нигезендә төзелә. Хәзерге вакытта безнең 13 республика, 46 территориаль-тармак килешүе һәм 736 коллектив шартнамәсе бар", - дип билгеләде Ольга Калашникова.